12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Башкортстанда беренче кар яуган
Бүген Башкортстанда беренче кар яуган. Социаль челтәрдә Белорецк - Абзаково трассасында төшерелгән видео пәйда булды - анда беренче көзге кар явуы күренә. Башгидромет яңгырлы кар явачагы турында хәбәр иткән иде.Бүген һәм иртәгә яңгырлы салкын һава торышы сакланачак. 14 сентябрьдә Башкортстанда "әбиләр чуагы" башлануын вәгъдә итәләр.
-
Россиядә гомер озынлыгы беренче тапкыр 72,5 яшькә җиткән
Ир-атлар арасында гомер озынлыгы 67,5 яшькә кадәр артса, хатын-кызларда - 77,4 яшь.